җеп

җеп
1. Йон, мамык, ефәк, җитен һ. б. җепселләрен бер-берсенә кушып бөтерү юлы белән әзерләнгән һәм туку, бәйләү кебек эшләргә китә торган материал, эрләнмә. с. Мамык яки чүбек җебеннән бәйләнгән яки тукылган аягында җеп оек. Берничә җепне катып эшләнгән бик нечкә бау (берәр әйбернең өлеше) кармак җебе 2. күч. Кешеләр арасындагы якын мөнәсәбәт, бәйләнеш әшнәлек җепләрен хәрәкәткә китерде. Кешеләрнең күңелләрен бәйли торган үз итү, ярату хисе арада нечкә җеп сузылган кебек булды 3. күч. Берсе нигезендә икенчесе туу, үсү рәвешендәге эзлекле бәйләнеш; сәбәпле бәйләнеш. Эзлекле агылыш, билгеле бер тәртип (уй, фикер һ. б. ш.) фикер җебен югалту 4. Организмда җепсел (2) рәвешендәге тукыма бугаз җебе шешкән 5. Пәрәвезнең аерым җепселләре. күч. Гомумән җепкә, җепселгә охшаш күренеш тур. нур җепләре сузылган 6. диал. Бау. ҖЕП АШЛАУ – Җепне (яки киндерне) җеп ашына манып агарту. ҖЕП АШЫ – Җепне (яки киндерне) агарту, йомшарту һәм аңа ныклык бирү өчен әзерләнгән сыекча. ҖЕП ЕЛАН – Җепкә, чәчкә охшаган, суда яши торган паразит корт: рус. Волосатик. ҖЕП КАТУ – Ике яки берничә җепне бергә кушып бөтерү. ҖЕП ОЗАТУ – Киндер, тула, палас һ. б. сугу өчен буйлык җепне туку станына урнаштыру. ҖЕП САРУ – Җепне киләпкә салу, киләп сару. ҖЕП СУАЛЧАН – Йомры суалчаннар классыннан кеше һәм хайван организмында яши торган паразит; рус. Нитчатка. ҖЕП ЧАБАТА – Калын җептән, баудан үреп ясалган чабата. ҖЕП-БӨРТЕККӘ КАДӘР, ҖЕП-БӨРТЕКСЕЗ БУЛЫП (ЧЫЛАНУ) – Бер коры җирдә калмыйча, лычма су булып чылану, тәмам шәбәрү тур.

Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.

Игры ⚽ Нужно решить контрольную?

Поделиться ссылкой на выделенное

Прямая ссылка:
Нажмите правой клавишей мыши и выберите «Копировать ссылку»